Шәһри Казан

Юдино станциясендә акча янчыгына һәйкәл куелган

Юдинода булган кеше бистәнең станция ишегалдына куелган үзенчәлекле һәйкәлгә игътибар итми калмыйдыр. Акча янчыгына куелган һәйкәлне күреп күпләр аптырашта да кала: аның идеясе нидә? Берәүләр, станция тирәсендә булгач, кесә каракларына куелган дип тә уйлый, икенчеләр "Вакыт - акча" дигән билгеле гыйбарә белән бәйләп карый аны. Әлеге һәйкәлнең аналогы Амстердамда күптән...

Юдинода булган кеше бистәнең станция ишегалдына куелган үзенчәлекле һәйкәлгә игътибар итми калмыйдыр. Акча янчыгына куелган һәйкәлне күреп күпләр аптырашта да кала: аның идеясе нидә? Берәүләр, станция тирәсендә булгач, кесә каракларына куелган дип тә уйлый, икенчеләр "Вакыт - акча" дигән билгеле гыйбарә белән бәйләп карый аны.

Реклама

Әлеге һәйкәлнең аналогы Амстердамда күптән бар икән инде. Әйтүләренчә, аны профессиональ скульптор эшләмәгән, Юдинода урнашкан тимер-бетон заводы эшчеләре көче белән барлыкка килгән ул. Тимер юл белән акча янчыгы арасында нинди бәйләнеш бар дигән сорауга, завод кешеләре, билетлар сатудан кергән акчалары күп булсын, дип тә җавап биргән, имеш. Һәйкәл бронзадан эшләнгән, вакыт-вакыт аны төрле төскә дә буяп алалар. Ике метр ярым биеклектәге һәйкәл 2000 елда ясалган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: