Шәһри Казан

Сыерларны эзләргә киткән җиреннән юкка чыккан

Татарстанда инде берничә көн югалган ирне эзлиләр, ул сыерлар эзләргә киткән җиреннән югалган.

Алабуга районыннан 51 яшьлек терлек караучы булып эшләүче ир-ат берничә көн элек юкка чыккан. Якшәмбе көнне кич белән ул атка атланып фермага кайтмаган сыерларны эзләргә чыгып киткән. Бер сәгать үткәч, аның аты фермага ялгызы гына кайтып кергән. Ир-атның телефоны җавап бирми, өзелеп куелган. 

Реклама

Терлекченең югалуы турында коткаручыларга бары өч көннән соң гына хәбәр иткәннәр. Ир-атны эзләүдә коткаручылардан тыш,  полиция хезмәткәрләре дә катнашкан. Алар җирле халыкны сораштырганнар, якындагы юлларны, чокырларны һәм иске ташландык ферманы тикшергәннәр. Ирне махсус өйрәтелгән эт белән дә эзләгәннәр. Полиция хезмәткәрләре фермада урнаштырылган камералардан видеоязмаларны караганнар һәм булган вакыйга турында тиешле мәгьлүмат та туплаганнар. Әмма эзләнүләр барыбер нәтиҗәне бирмәгән, әлегә алар туктатылган.

Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: