Шәһри Казан

Югалган туристларны эзлиләр: араларында балалар да бар

Югалган туристлар Тверьдән килгән. 11 кеше составындагы төркемдә 9-16 яшьтәге 8 бала барлыгы мәгълүм.

Алар 6 сентябрь иртәсендә Эсто-Садок бистәсеннән күлгә киткән җирдән хәбәрсез югалган.

Туристларның югалуы факты буенча РФ Тикшерү комитеты тикшерү эше башлаган. Коткаручылар күл яр буен һәм Роза Хутор тирәсен тикшереп чыккан. Эзләү эшләренә 5 ат һәм 3 коткаручы белән Ми-8 вертолеты җәлеп ителгән.

Югалган туристлар чаңгы спорты белән шөгыльләнгән. Тауга алар үпкәләрне эшләтү максаты белән килгән булган.

Фото: pixabay.com
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: