Шәһри Казан

Югары уку йортларына керү тәртибендә үзгәрешләр бар

РФ Хөкүмәте “Югары уку йортына онлайн керү” дәүләт суперсерверы эшчәнлеген тәгаенләде. Моңа кагылышлы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документтан аңлашылганча, суперсервисның максатының беренче өлеше югары уку йортларына кабул итүне тормышка ашыру өчен кулланыла.

Реклама

Әлеге сервис ярдәмендә абитуриентлар укырга керү компаниясен дистанцион рәвештә күзәтә алачак. Үз гамәлләреңне электрон имза ярдәмендә раслау таләп ителә.

Сервис 2020 елда эшли башлады һәм аңа 54 югары уку йорты тоташтырылган иде. 2021 елда тагын 137 уку йорты шул рәвешле эшли башлаячак. Ә 2022 елда системаны бөтен ил буйлап файдаланырга ниятлиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: