Реклама
Һәлакәтне юлда бозлавык булу сәбәпле килеп чыккан дип аңлаталар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Саба районында коточкыч фаҗигадә 9 айлык баласы белән 1996 елгы ир-ат һәлак булган. Аның хатыны, әнисе хастаханәгә озатылган. Юл һаләкәте “Олы Арташ” авыл җирлеге янындагы юлда була. Һәлакәтне юлда бозлавык булу сәбәпле килеп чыккан дип аңлаталар. Егет тумышы белән Икшермә авылыннан, кыз Сабабаш авылыннан булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз