Шәһри Казан

Юл һәлакәтеннән соң, машиналардан тимер өеме генә калган (+видео)

Татарстанда кара-каршы бәрелешүдән соң җиңел машинадан тимер өеме генә калган.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, Чистай - Нурлат юлында, Аксубай районында "Лада Калина" йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як хәрәкәт итү юлына килеп чыккан, биредә чит ил машинасы "Лексус" белән бәрелешкән.

Реклама

Илебездә җитештерелгән машинадан көчле бәрелештән соң, тимер өеме генә калган. Ә машина йөртүче салон эчендә кысылып калган. Зыян күрүчене салон эченнән алу өчен килеп җиткән коткаручыларга автомобиль корпусын кисәргә туры килгән. Шуннан соң төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Кызганычка каршы, Аксубай кешесе, 1965 елгы ир-ат аңына килә алмыйча, хастаханәдә вафат булган. 

Видео http://aksubayevo.ru/ сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: