Шәһри Казан

Юл йөрү кагыйдәләрендә камераларны билгеләү өчен яңа юл билгесе барлыкка килде

1 марттан юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр үз көченә керде, алар нигезендә Россия юлларында фотовидеотеркәүче автоматик камера булу турында кисәтүче яңа билге барлыкка киләчәк.

Әлегә кадәр бу хакта машина йөртүчеләргә фотоаппарат сурәте төшерелгән табличка гына хәбәр итә иде, дип яза "Российская газета".

8.23 информацион табличкаларын бары юл билгесе белән бергә генә урнаштырырга ярый, шуңа күрә үзгәреш кертү мөһимлеге барлыкка килде. Мисал өчен, әгәр фотоаппарат сурәте тизлекне чикләү билгесе белән бер комплектта барса, ә камера хокук бозуны гына төшерә, шуның белән бәйле рәвештә машина йөртүче ялгыш уйларга мөмкин.

6.22 дип номерланган яңа билге юл камералары эшли башлаганчы 150-300 метр ераклыкта торак пунктлардан читтә, шулай ук торак пунктка керү юлында  урнаштырылачак.

Реклама

Торак пункт эчендә камералар турында кисәтүче күпсанлы билгеләр куюны җитештерүчеләр кирәксез дип тапты. Меңләгән камералар белән җиһазландырылган шул ук Мәскәүдә генә дә мондый билгене адым саен куярга туры киләчәк. Яңалык үзен ничек күрсәтер - әлегә билгесез.

Гамәлдәге мәгълүмати табличкалар 2021 елның 1 сентябреннән гамәлдән чыгарылачак. Исегезгә төшерәбез, яңа билге кертү кирәклеге турындагы карар 2019 елның июнендә кабул ителде.

Фото архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: