Шәһри Казан

Юлны кыскартмавың хәерле: Татарстанда боз кичүләре ябылды

Татарстанда кичә боз кичүләре ябылды. Көннәр җылыну сәбәпле, елга өстендәге боз катламнары көпшәкләнде, кайбер урыннарда боз өстенә су да чыкты, шуңа да кичү аша машиналарда чыгып йөрү куркыныч була башлады.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә,  Идел аша Яшел Үзән-Түбән Карамалы һәм Аракчино-Югары Ослан боз кичүләре ябылды. Моннан тыш Кама елгасы аша  Алабугадагы Покровское-Красный Ключ кичүләрендә дә  боз өстеннән хәрәкәт туктатылды.

Реклама

Күпләр боз кичүләрен кирәк дип саный. Бу юлны кыскартырга, ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирә. «Яшел Үзән районының Норлат авылыннан район үзәгенә кышы буе  Яшел Үзән-Түбән Карамалы боз кичү аша йөрдек. Боз кичүе аша чыккан өчен 170 сум түләргә туры килсә дә, файдасы бар, район үзәгенә 30 минут дигәндә барып җитә идек. Ә хәзер Яшел Үзәнгә Казан аша гына барып булачак, кыскасы, 40 чакрым урынына 80 километр әйләнеп барырга туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, куркынычсызлык беренче урында, боз өстенә су чыккач, кичү аша чыкмавың хәерлерәк,” – ди Яшел Үзәннең Норлат авылыннан Фирдус Гыйсмәтуллин. Халык хәзер боз китеп, елгалар аша паромнар йөри башлаганны көтә. Паром кичүе шулай ук юлны кыскартырга ярдәм итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: