Шәһри Казан

Юрий Лужков вафат

Чыганаклар хәбәр иткәнчә, Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужков Мюнхенда хастаханәдә вафат булган.

Мәскәүнең элеккеге мэры  Юрий Лужков 83 яшендә вафат булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Реклама

Интернет чыганакларга караганда, ул Мюнхендагы хастаханәләрнең берсендә җан биргән, йөрәгенә операция ясарга тиеш булганнар. Юрий Лужков Мәскәү белән 1992 елдан алып 2010 елга кадәр идарә итте.

Фото: tass.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: