Шәһри Казан

Үз күзеңә үзең ышанмассың: Татарстанда «пилотсыз такси»лар җилдерә (ВИДЕО)

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Казанга килде. Ул Иннополис Универистетының "Цифрлы икътисад" программасы кысаларындагы проектлары белән танышты.

Россия вице-премьерын Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озата йөрделәр.

Реклама

Алар бүген пилотсыз таксины да сынап карадылар. Әлеге мизгелдән видеоны Рөстәм Миңнеханов инстаграмга куйган. Комментарийлардан күренгәнчә, халык моңа бик гаҗәпләнгән: кемдер сокланган, кемдер шикләнүен белдергән. Берәү исә: "Цивилизация, прогресс. Җәяүлеләргә куркныч, машина килә, ә йөртүчесе юк. Җәяүлеләрнең берсе юл аркылы чыккач, борылып озак кына карап торды, үз күзләренә үзе ышанмады бугай! 😮😮😮 бераз куркыта! - дигән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: