Шәһри Казан

“Үз җылың белән җылыт” дигән хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала

Казанда 6нчы мартта "Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгендә (Урицкий исемендәге мәдәният йорты) "Үз җылың белән җылыт" дигән хәйрия фестивален тантаналы ачу чарасы үтә.

Әлеге чара Казан балалар хосписына ярдәм итү максатыннан оештырыла. Тамашачылар шәһәрнең иң яхшы бию, вокал, хор, театр һәм фольклор төркемнәре чыгышларын бушлай карый алачаклар. Мәдәни үзәкнең фойесында иҗади мастер-класслар, кул эшләнмәләреннән оештырылган ярминкәләр үтә. Биредә шулай ук Татарстан Республикасының күренекле фотога төшерүчеләре эшли.

Фестивальгә килүчеләр Кышны озату бәйрәмен дә билгеләп үтәчәкләр, аларга традиция буенча тәмле беленнәр һәм башка милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. Фестиваль бушлай үтә һәм аңа теләге булган һәр кеше кушыла ала. Тәм-том һәм сувенирлар сатудан кергән материаль чаралар Казан балалар хосписында дәваланучы авыруларга тотылачак. Бәйрәмгә килгән кунаклар хәйрия чараларын шулай ук махсус куелган кубларга да салып китә ала.

Чара ахырында лотерея билетлары буенча кыйммәтле призлар һәм истәлекле бүләкләр уйнатыла. Билетларны сатудан кергән акчалар шулай ук Балалар хосписындагы нәниләрне дәвалауга юнәлдереләчәк, дип яза kzn.ru.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: