Шәһри Казан

«Үз өйләрендә кебек хис итәләр»

«Домашний» телеканалы генераль директоры Марина Хрипунова журналистларга хатын-кызларны үз өйләрендә кебек хис итсеннәр өчен нәрсәләр эшләнүе, яңа сезонда нинди сериаллар күрсәтеләчәге турында сөйләде.

– «Домашний» дигәч, халыкта хуҗабикәләргә борщ пешерергә, бәйләргә өйрәтә торган бер телеканал дигән фикер туды. Безгә бу стереотип белән шактый вакыт көрәшергә туры килде. Әйе, хатын-кызлар өчен эшлибез. Әмма ул хуҗабикә генә түгел бит. Безне караучы хатын-кызларның уртача яше – 25-59. Аларның 70 проценты – эшләүчеләр. Бездә криминал, куркыныч хәбәрләр юк. Өйдәге кебек тыныч атмосфера. Махсус хатын-кызлар өчен телеканалның бизәлешен дә өч ай саен яңартып торабыз. Ел әйләнәсендә яңарып торган телеканал без генә һәм шуның белән акча да эшлибез әле. Бизәлеш элементларын савыт-саба яки урын-җирләре җитештерүчеләр сатып ала, – дип сөйләде ул.

Реклама

Соңгы биш елда телеканал 32 процентка үскән. Соңгы ун елны алганда, 1,5 тапкырга. Шәхси канал булгач, керем алырга да омтылалар. Димәк, аудиториягә генә түгел, реклама бирүчеләргә дә җайлашырга туры. Реклама бирүчеләрнең төп таләбе аудиторияне яшәртү икән.

– Без шуңа таба барабыз да. «Великолепный век» сериалы турында шактый сораулар бирәләр. Без аны кабат күрсәтәчәкбез. Ни өчен дсезме? Кызлар үсә тора, алар да сериалны карый алу яшенә җитә. Ә бу сериал безнең төп табышыбыз булды дияргә мөмкин. Төрек сериалын кабат алырга уйлап торабыз. Көзгә нинди сериал икәне билгеле булачак. Сериалларны карарга яраталар. Телеканал үзе дә үз акчасына сериаллар төшерә. 2016 елда 4не төшергән булсак, ел саен арттырып барып, 2019 елда 24 сериал булыр дип ниятлибез. Аларны чит илләргә дә саткалыйбыз. Яңа сезонда чегән кызының мәхәббәт тарихын карый алачаксыз. Сериал «Цыганка» дип атала. Хатын-кыз табиб турындагы «Женский доктор» сериалы кызыксыну уятты. Телеканал тарихында ул иң күп каралган сериал булды. Аны яңа сезонда да дәвам итәбез, әмма төп рольне башка актер башкарачак. Гастарбайтер хатын-кызлар турында фильмнар төшереләчәк. Гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы реалити-шоулар да булачак. Хәзер тизлек заманы. Берәр ризык пешерер алдыннан аны ничек пешерәсен интернеттан карап алабыз. Ике минутлык ролик барысын да сөйләп бирә. Без дә сәламәтлек, дөрес яшәү, матурлык, кулинария турында шундый кыска форматта сөйләячәкбез, – диде Марина Хрипунова.

Фото: tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: