Шәһри Казан

Үз-үзенә кул салучылар саны 60%ка арткан

"Үлем төркеме" Россиядә 2016 елда суицидлар санының якынча 60 процентка артуында төп сәбәпләрнең берсе, дип белдергән Россиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән хәбәр итә.

Реклама

"2011дән 2015 елга кадәр илдә үз-үзләренә кул салучылар саны тотрыклы рәвештә елына 10 процентка кимеп барды. Әмма 2016 елда 57 процент үсеш күзәтелә. Без кинәт кенә биш елга артка чигендек. Биредә төп сәбәпләрнең берсе социаль челтәрләрдә "үлем төркеме"нең лавина сыман таралуы ", - дип белдергән дүшәмбе көнне Кузнецова "Балигъ булмаганнар арасында суицидлар профилактикасы турында"гы селектор киңәшмәсе барышында.

Ул әлеге өлкәдә көрәштә шактый проблемалар булуын җиткергән.

"Безнең мәгълүматлар буенча, Россиядә 2016 уку елында мәктәпләрнең 47 процентында педагог-психолог штатлары булмаган", - дип җиткергән Кузнецова, хәзер әлеге проблеманың чишелә башлавын әйтеп.

Кузнецова проблемаларны хәл итү өчен норматив-хокук базасын камлләштерергә, методик тәэмин ителешне арттырырга һәм белгечләр ярдәмен алу мөмкинлеген булдырырга кирәклеген белдергән.



Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: