Шәһри Казан

Завод эшчесе алюминий төргәге астында калып үлгән

Татарстанда завод эшчесе 600 килограммлы алюминий төргәге астында калып һәлак булган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига сишмбе көнне, 27 октябрьдә, «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ территориясендә булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 44 яшьлек ир-ат 600 килограммлы алюминий төргәкләрен бушату белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе ир-ат өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.

Реклама

Әлеге уңайдан «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: фаҗига
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: