Шәһри Казан

Үзәк Банк Татфондбанк, ИнтехБанк һәм Анкор банкның лицензияләрен алган

Россия Банкы бүген Татфондбанк һәм ИнтехБанк оешмаларының лицензияләрен алган. Әлеге хәбәр Үзәк банкның рәсми сайтында басылган.

Реклама

«Әлеге иң соңгы чиккә җиткән чара - операцияләрне рөхсәт итүче лицензияне тартып алу - банк эшчәнлеген көйләүче федераль законнарны үтәмәү нигезендә кулланылган. Шулай ук Россия Банкы билгеләгән норматив актлар да башкарылмаган. Ягъни кредит оешмасының капиталы 2 проценттан да кимрәк булмаска, регистрациягә куйганда уставта каралган минималь капиталны киметмәскә дигән норматив бозылган. Бер ел дәвамында аларга карата "Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турындагы" Федераль законда каралган чаралар кулланылган", - дип язылган Үзәк Банк хәбәрендә.

Татфондбанкның вакытлыча администрациясе эшчәнлеге лицензиясен тартып алу сәбәпле туктатылган. Хәзер исә банк эшчәнлеген конкурс буенча идарәче яки ликвидатор билгеләнгәнче яңа җитәкчелек башкара.

"2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-544-нче номерлы Россия Үзәк Банкы карары нигезендә" Татфондбанк оешмасына вакытлыча администрация билгеләнгән. Аның эшчәнлеге "Бурычларын түләргә хәле җитмәү (банкротлык)" турындагы Федераль закон буенча конкурс идарәчесе куелу яки Федераль законның "Банк һәм аның эшчәнлеге" турындагы 23.1 маддәсе нигезендә ликвидатор билгеләнгәнче булачак. Кредит оешмасының вәкаләте федераль законнар нигезендә туктатылган".

"ИнтехБанк" лицензиясе 2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-546-нчы номерлы карар нигезендә алынган. Ә "Анкор Банк"ның эшчәнлеге ОД-550-нче номерлы карар буенча туктатылган.

"Татар-информ"

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Балык кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 6 декабря 2017 в 11:36
    Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...» Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.
    967
    1
    8
  • 6 декабря 2017 в 10:17
    Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.
    177
    0
    0
  • 6 декабря 2017 в 11:58
    Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз» Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.
    177
    0
    0