Шәһри Казан

Үзәк банкның “кара исемлеге”ндә 6 меңнән артык кеше исәпләнә

"Татфондбанк" эше буенча тикшерү дәвам итә. Күпләр өчен банкны коткаручы санатор табылуы мөһим. Бу очракта кертемнәре иминиятләштерелмәгән клиентларның да акчаларын саклап калу мөмкинлеге бар.

Реклама

Билгеле булганча, күпләр акчаларын "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясенә күчереп, ярык тагарак алдында калды. Кертемнәре 1миллион 400мең сумнан артмаган кешеләр үз акчаларын махсус билгеләнгән банк-агентлар аша кайтара алды. Тик менә акчаларын "ТФБ Финанс" компаниясенә ("ТФБ Финанс"- "Татфондбанк"ның бүлендеге булып санала) күчергәннәрнең кертемнәре иминиятләштерелмәгән булып чыкты. Шунысы да бар, клиентларга акчаларны күчерү операциясе вакытында бу хакта кисәтмәгәннәр дә. Нәтиҗәдә, алдаланган клиентлар шикаятьләр беләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте.

3 февраль көнне бу мәсьәлә буенча Татарстан эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе "Аеруча зур күләмдә урлашу" маддәсе буенча җинаять эше ачты. Әлеге эштә гаепле дүрт кеше ачыкланды. Бу хакта газетабызның узган саннарында хәбәр иткән идек.
Күптән түгел соңгы гаепләнүче - «Татфондбанк» идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляков та 2 апрельгә кадәр кулга алынды. Тикшерүчеләр үтенечен судта дәүләт гаепләүчесе дә хуплады.

Бу арада Россия Финанс министрлыгы һәм Үзәк банкы банкротлыкка чыккан банклар хуҗаларын үз һөнәрләреннән читләштерү турындагы законга төзәтмәләр эшли, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. "Һөнәреннән читләштерү вакыты банкротлыкка чыккан банкның кредит һәм вклад кертүчеләрне югалту күләменә бәйле булачак", - дип хәбәр иткән Финанс министрлыгы вәкиле. Хәзерге вакытта һөнәрдән читләштерү иң күп дигәндә 5 ел тәшил итә, ә Үзәк банкның "кара исемлеге"ндә 6 меңнән артык кеше исәпләнә икән.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    354
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    467
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    835
    0
    2