Шәһри Казан

“Зәкят” хәйрия фонды яңа акция игълан итә

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" хәйрия фонды гакыйка, нәзер һәм башка корбаннарны чалырга теләүчеләр өчен яңа акция игълан итте. Чалыначак сарыкның бәясе 5 меңнән алып 7 мең сумга кадәр. Бу бәягә корбан чалу, сарыкны эшкәртү һәм итне "Зәкят" хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән аз керемле гаиләргә, мохтаҗларга өләшү...

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" хәйрия фонды гакыйка, нәзер һәм башка корбаннарны чалырга теләүчеләр өчен яңа акция игълан итте. Чалыначак сарыкның бәясе 5 меңнән алып 7 мең сумга кадәр. Бу бәягә корбан чалу, сарыкны эшкәртү һәм итне "Зәкят" хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән аз керемле гаиләргә, мохтаҗларга өләшү керә. Теләге булганнар итнең бер өлешен үзенә дә калдырыра ала. Корбан чалдырырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны 89872253322 телефон номеры аша белә ала.

Сүз уңаеннан: Гакыйка корбаны бала тугач чалына. Бала тугач, гакыйка корбаны чалу - Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с. г. в.) калган сөннәт гамәл.

Реклама

Нәзер - Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдә. Бу шулай ук вәҗиб корбан дип атала, ягъни кеше корбан чалам дип Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә бирә. Нәзер корбанын чалган кеше, аның гаиләсе ашый алмый. Аны мескеннәргә таратырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: