Шәһри Казан

Зөлфирә Шәйдуллина: "Артистлар Фирзәр абыйның җырын алырга чират тора, ә миңа бушлай бирә"

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина Фирзәр Мортазинның юбилей концертында җырларга планлаштырмаган булмаган.  

“21 гыйнвар көнне Фирзәр Мортазинның юбилей концертында чыгыш ясарга туры килде. Гаиләбез белән котларга гына килгән җирдән, җырларга калырга булдык. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Фирзәр абый Мортазин көенә язылган "Бураннарга сөйләдем" җыры чыгачак”, - ди Зөлфирә.

Реклама

Күптән түгел чыккан әңгәмәдә Зөлфирә Фирзәр Мортазин турында болай дигән иде: “Бүген репертуарымда Фирзәр абыйның 30лап җыры бар. Артистлар Фирзәр абыйның җырын алырга чират тора. Ә миңа ул җырларын бушлай бирә. Кая гына барсам да: “Фирзәр абый синең турында матур сүзләр әйтә”, – диләр. Легендар шәхестән андый сүзләр ишетү олы бәхет һәм зур дәрәҗә. Фирзәр абыйның тормыш иптәше Наилә апа белән дә яхшы мөнәсәбәттә без. Алар миңа якын итеп “кызым” ди. Еш кына аларга кунакка кайтып йөрдем. Мунчалар кереп, ял итеп килә идем”.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: