Шәһри Казан

"Зөләйха күзләрен ача" романы сәхнәгә кую өчен әзер

«Зөләйха күзләрен ача» романы сценарие әзнр, дип хәбәр итә М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры. Сценарийны Россия драматургы Ярослава Пулинович язган. Башкорт теленә тәрҗемә эшен Хөрмәтулла Үтәшев башкара.

Реклама

Гүзәл Яхина бестселлеры буенча спектакльне режиссер Айрат Абушахманов куячак. Ул март аенда күрсәтеләчәк "Яратасың - яратмыйсың" спектакле премьерасыннан соң эшкә керешәчәк. Уфага 2016 елның декабрендә килүендә роман авторы Гүзәл Яхина Айрат Абушахманов иҗатына зур хөрмәт белән каравын һәм аңа ышануын белдергән. Язучы ханым Башкорт драма театры актерлары белән очрашып фикер алышкан, сорауларга җавап биргән. «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасын киләсе сезонда тәкъдим итү ниятләнелә.

Гүзәл Яхинаның ХХ гасырның 30 елларындагы кулаклаштыру чорында яшәгән татар кызы Зөләйхага багышланган китабы, бестселлерга әйләнеп, илнең 20 теленә тәрҗемә ителә. Роман авторы "Зур китап" һәм "Ачык Алан" әдәби премияләре лауреаты була. «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча «Россия» каналы алты серияле фильм әзерли. Аудиоязма белән китап дисклары дөнья күргән. Зөләйханың театраль язмышы башкорт сәхнәсендә башлана.




"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 23 май 2018 - 10:54
    Кәгазе яңача булса да, түләве искечә калачак
    Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак. Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәчәкләр?
    52
    0
    0
Ночной режим