Шәһри Казан

«Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшү өчен ир-атлар эзлиләр

Татарстанлыларны «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төшәргә чакыралар, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Күмәк күренешләрне 7 октябрьдә Казанда төшерәләр. Бу хакта җырчы һәм алып баручы Альбина Латыйпова үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр иткән. Рольләргә бары тик ир-атлар гына таләп ителә. «80-90 ел элек нинди кыяфәттә булыр идең, беләсең киләме? Вакыт машинасына эләгәсең киләме? Яз һәм тарихи фильмны төшерүдә катнаш», – дип язган җырчы. Ул үзе дә мини-сериалны төшерүдә катнаша.

Исегезгә төшерәбез: Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча фильмны «Россия 1» телеканалы 11 сентябрьдә Лаеш шәһәрендә төшерә башлады. Чулман елгасы яры буенда зур декорацияләр төзелгән, алар Семрук авылын сурәтли. Кинолентада төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Зөләйханың ире Мортаза ролендә Россиянең театр һәм кино актеры – Рамил Сабитов. Мортазаның әнисе Убырлыны Татарстанның атказанган артисты, Россиянең атказанган артисты Роза Хәйруллина уйный.

Реклама

Сюжет үзәгендә – крестьян хатыны Зөләйха. Аның ире Мортазаны үтерәләр, ә үзен теплушка-вагонда каторжан юлы буйлап, Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр XX гасырның 30нчы елларында бара. Әсәрнең икенче өлешендә сөргендәге кешеләрнең Ангара елгасы буендагы тайгада исән калу тарихы тасвирлана. Төрле милләт, дин һәм язмыш кешеләре кырыс шартларда бергәләп исән калу өчен тырыша.

Фото: vokrug.tv

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 30 сентябрь 2018 - 12:12
    Без имени
    Мин катнашыр идем, бик телим!!!
  • 28 сентябрь 2018 - 14:17
    Без имени
    Киноны инде туземсезлек Белэн котэбез!!!!!