Шәһри Казан

Зоопаркка Сабан туена

25 июльдә Казанның зооботаника бакчасы нәниләр өчен балалар сабан туе үткәрә.

Чара барышында татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты оештыру да каралган. Концерт программасы белән беррәттән мәйданда күңелле милли бәйгеләр һәм эстафеталар үткәреләчәк. Бәйрәмгә килүчеләр пони һәм атта йөри алачак. "Крейзика" атлы күңелле сыер нәни тамашачыларның күңелен күрәчәк. Атаклы профессор Николя исә үзенең фәнни ачышын тәкъдим итәчәк. Бәйгеләрдә актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр биреләчәк. Бәйрәм сәгать 12.00 башлана.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: