Шәһри Казан
16+

Казан Кирмәнендә гайшыйклар көне

Изге Вәли көне уңаеннан 11, 12 һәм 14 февраль көннәрендә Казан Кирмәне гашыйклар өчен төрле романтик чаралар оештыра. Конкурслар, квестлар һәм күргәзмәләр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә узачак.

11 февраль көнне, мәсәлән, Казан Кирмәне территориясе буйлап «Көтелгән сүзләрне пышылда» дигән квест була. Катнашучылар кайсы ишек тоткасына мәхәббәт турында хатлар салынганын, йөрәкләр тоташтыра торган урынны беләчәкләр.

Күптәннән мәхәббәт хатлары язарга хыялланучылар өчен махсус мастер-класс оештырыла. Биредә модерн стилендә хат язачаклар.

Шулай ук 12 февраль көнне «Модерн чорында Love Story» программасы эшли. Ә 14 февраль көнне сөйгән ярыңа музейда «свидание» оештырып булачак.

Реклама

Шулай ук 31 гыйнвардан музейда иң матур һәм кызыклы «валентинка» дигән кызыклы конкурс бара. Йөрәкләр 15кә20 форматында булырга тиеш. Эшләр 10 февральгә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат hermitage-kazan@mail.ru адресы буенча.

Фото: www.kazan-kremlin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: