16+

Песков: Путин үзен кулга алуга ордер бирү карарын йөрәгенә якын кабул итми

 Россия Президенты Владимир Путинны кулга алуга ордер биргән Халыкара җинаять суды (МУС) карарын үз йөрәгенә якын кабул итми, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

 Россия Президенты Владимир Путинны кулга алуга ордер биргән Халыкара җинаять суды (МУС) карарын үз йөрәгенә якын кабул итми, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Дмитрий Песков: "Без илебезгә дә, Президентыбызга да карата ачыктан-ачык дошманлык күренешләренең шулкадәр күплеген күрәбез ки, әлбәттә, без моны теркәп барабыз, әмма әгәр дә бу дошманлык күренешләренең һәрберсен йөрәккә якын кабул итсәк, мөгаен, бернинди дә яхшылык килеп чыкмаячактыр. Шуңа күрә без моңа тыныч карыйбыз, барысын да җентекләп теркәп барабыз, эшләвебезне дәвам итәбез. Иң мөһиме, президент эшләвен дәвам итә".

Реклама

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, МУС 17 мартта Путинны һәм РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Мария Львова-Белованы Украин балаларын «законсыз депортацияләүдә» шикләнелеп кулга алуга ордер биргән. Песков, бу карарга комментарий биреп, Русия Халыкара җинаять суды юрисдикциясен танымый дип белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading