Шәһри Казан

Шәхси йорт шартлаган, зыян күрүче бар

Шартлау вакытында бер кеше зыян күргән.

25 сентябрь көнне төнлә Башкортстанда гадәттән тыш хәл булган. Биредә, Туймазы районы поселокларының берсендә шәхси йорт шартлаган, ул тулысынча җимерелгән. Төбәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бер кеше зыян күргән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Фаҗиганең беренчел сәбәбен тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак. Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча Баш идарәсе

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: