Шәһри Казан

2021 елда пенсияне билгеләү тәртибен аңлаттылар

2021 елда пенсияләр яңа пенсия яшеннән 1,5 елга иртәрәк билгеләнә: хатын-кызларга 56,5 яшь һәм ир-атларга 61,5 яшь. Быел элеккеге пенсия яшенә җитүчеләргә картлык буенча пенсия, күчеш чоры буенча, 2024 елда билгеләнәчәк, дип яза Казан мэриясе.

Элеккеге закон шартлары буенча, 2020 елда 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар пенсиягә чыгарга тиеш иде. Аларга пенсия 2021нең икенче яртысында һәм 2022нең беренче яртысында билгеләнәчәк – туган көннәре нинди яртыеллыкка туры килүенә карап, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Күпчелек россиялеләр өчен пенсиягә чыгу элеккеге яшь чикләрендә калды. Беренче чиратта бу пенсияне вакытыннан алда алу буенча ташламаларга ия булган кешеләргә карый: мәсәлән, шахтерларга, горнякларга, коткаручыларга, җәмәгать транспортын йөртүчеләргә һәм авыр, куркыныч һәм зарарлы хезмәт шартларында эшләүче башка хезмәткәрләргә. Эш бирүчеләр алар өчен пенсия иминиятләштерүенә өстәмә кертемнәр түли, һәм мондый хезмәткәрләрнең күпчелеге, элеккеге кебек үк, җенесенә карап, 50 яки 55 яшендә пенсиягә чыга.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу шулай ук педагоглар, табиблар һәм кайбер иҗади һөнәрләр вәкилләре өчен сакланды, аларга түләүләр пенсия яшенә җиткәч түгел, ә тиешле елларны эшләгәннән соң билгеләнә. Шул ук вакытта пенсия пенсия яшен арттыру буенча күчеш чорын исәпкә алып рәсмиләштерелә, ул һөнәр буенча тиешле еллар эшләгән вакыттан гамәлдә була. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә кирәкле педагогик стажын эшләгән мәктәп укытучысы, күчеш чоры нигезендә, өч елдан соң, 2024 елның апрелендә, пенсиягә чыга алачак.

Төньякта яшәүчеләр быел да пенсиягә гомуми пенсия стажы туплаганчы 5 ел алда, ләкин күчеш чоры гагыйдәләре кысаларында  чыгачак. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен – 15, аңа  тигезләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы да шул күләмдә һәм хатын-кызларга – 20, ир-атлар өчен 25 ел кала.

Реклама

Элеккеге кебек үк, пенсия алу өчен минималь пенсия коэффициентлары һәм стажы эшләп чыгарылырга тиеш. 2021 ел ахырына кадәр алар 12 ел һәм 21 коэффициент тәшкил итә. 1 ел эшләгән кеше 1 ел хезмәт стажы һәм 10га кадәр коэффициент туплый ала. Пенсиягә чыгу вакыты кичектерелгән очракта, стаж буенча махсус ташлама һәм премиаль коэффициент алу хокукы бирелә, болай  эшләгәндә бер елда тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин.

Пенсия яшенә карата таләпләрне арттыру инвалидлык буенча пенсияләргә кагылмый. Алар тулы күләмдә сакланган һәм инвалидлык төркеме билгеләнгәндә яшенә карамастан хезмәткә сәләтлелеген югалткан кешеләргә билгеләнә.

Пенсия тупланмалары, әгәр тиешле хокук вакытыннан алда барлыкка килсә, элеккечә 55 һәм 60 яшьтән иртәрәк түләнә. Тупланып барган акчаларны алу өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: