Шәһри Казан

23 муниципаль хезмәт электрон форматка күчереләчәк

Казан халкы ярты ел эчендә шәһәр Башкарма комитетына төрле хезмәтләр өчен 158 мең 833 тапкыр мөрәҗәгать иткән. Аларны еш кына Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең, Мәгариф идарәсенең һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең хезмәтләре кызыксындыра.

Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен хезмәтләрнең күбесе электрон рәвештә күрсәтелә. «Безнең бурыч – ел ахырына кадәр 23 муниципаль хезмәтне электрон рәвешкә күчерү. Аның хәл ителеше белән электрон форматта барлык муниципаль хезмәтләрнең 80%-тан артыгын алырга мөмкин булачак», – дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Узган ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны 28%ка арткан

Башкарма комитетның структур бүлекчәләре 133 хезмәт күрсәтә: 90 муниципаль хезмәт (җир һәм милек мәсьәләләрен хәл итү, төзелешкә, төзекләндерүгә рөхсәтләр бирү) һәм тапшырылган вәкаләтләр буенча 43 дәүләт хезмәте (ГХАТИ, опека һәм попечительлек, архив хезмәтләре).

Бүгенгә иң күп хезмәтләр районнар администрацияләре (49 хезмәт) һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты (26 хезмәт) күрсәтә, дип хәбәр итте Икътисадый үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева. «Әмма халык арасында иң популяр Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе хезмәтләре – 70 мең 799 мөрәҗәгать, Мәгариф Идарәсенең чиратка кую һәм балалар бакчаларына кабул итү – 30 мең 370 мөрәҗәгать, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе хезмәтләре 16 мең 718 мөрәҗәгать булган», – диде ул.

Быел, узган ел белән чагыштырганда, хезмәтләрне сорап мөрәҗәгать итүләр санының 8%-ка кимүе күзәтелә. Белгечләр моны 2020 елда балалы гаиләләргә түләүләрне рәсмиләштерү өчен бала туу турында мәгълүматлар сорап мөрәҗәгать итүләрнең күп булуы белән бәйли. «Әлеге хезмәтләрне исәпкә алмыйча, агымдагы елның 6 аенда мөрәҗәгатьләр саны алдагы ел белән чагыштырганда 28 %-ка артты. Бу узган ел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә оешмаларда шәхси кабул итүне туктату белән бәйле», – дип аңлатты Икътисадый үсеш комитеты рәисе вазифаларын башкаручы.

Хезмәтләр җирле үзидарә органнарының үзләрендә генә түгел, электрон рәвештә дә, шулай ук «Минем документлар» офисларында да күрсәтелә. Мәсәлән, Казанның һәр районында урнашкан КФҮнең 12 бүлеге базасында 55 муниципаль хезмәт һәм 11 дәүләт хезмәте күрсәтелә. Өстәвенә, хезмәт күрсәтү тәрәзәләренең гомуми саны 316 тәшкил итә, бу нормативтан 26%-ка артык, дип ассызыклады спикер.

Узган ярты ел эчендә КФҮ аша муниципаль хезмәтләр өчен 33 мең 280 мөрәҗәгать керде, аларның күбесе – балалар бакчаларына исәпкә кую (22 мең 15), гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында кабат таныклыклар бирү (2825), төзелеш (5419) һәм опека (2023) өлкәләрендә хезмәт күрсәтү буенча.
2022 елда барлык 133 социаль әһәмиятле хезмәт электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш

Реклама

27 меңгә якын мөрәҗәгать, ә бу гомуми санның 17%-ы, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлардан кергән. «Бизнес өчен барлык процессларны оптимальләштерү, вакыт ягыннан чыгымнарны киметү, шул исәптән муниципаль хезмәтләргә запрослар кысаларында да кирәк. Шуңа күрә цифрлы хезмәтләрне гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч булып тора», – дип өстәде Г.Минһаҗева.

Цифрлаштыру берьюлы берничә бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, онлайн режимда муниципаль хезмәтләрнең теләсә кайсы төрен алуга халык тарафыннан бердәм цифрлы канал булдыру, хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскарту, аларны бирү процессының үтәкүренмәлелеген арттыру.

Г.Минһаҗева сүзләренә караганда, бүгенге көндә 133-тән 51 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә, һәм ярты ел эчендә алар артыннан 38 мең тапкырдан артык мөрәҗәгать иткәннәр – бу гаризаларның гомуми санының 24%-ы. Еш кына шәһәрлеләр һәм юридик затлар моның өчен федераль һәм республика дәүләт хезмәтләре порталын, шулай ук «Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү» мәгълүмати системасын куллана, ул 2017 елның декабреннән бирле эшли һәм дәүләт хезмәтләре порталы белән интеграцияләнгән.

«Төп максат – хезмәт күрсәтүләрне гадиләштерү»

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Саннар министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү эше дәвам итә. Аларның иң популярлары - капиталь төзелеш объектларын сүтү һәм аларны тәмамлау турында хәбәрнамәләр урнаштыру, шулай ук проект документларының җир асты инженерлык коммуникацияләре һәм корылмаларының проект картасына (планына) туры килүе турында бәяләмәләр бирү, дип аңлатты Г.Минһаҗева.

«Хезмәтләрне оптимальләштерү, аларны электрон рәвешкә күчерү буенча без алып барган зур эш төп максатны – халкыбыз өчен хезмәт күрсәтүләр алуны гадиләштерүне күздә тота, – диде Рөстәм Гафаров. – Пандемия белән бәйле вәзгыятьтә аның яңа мәгънәсе дә барлыкка килде – кешеләрне учреждениеләргә бару зарурлыгыннан азат итү һәм аларны мөмкин булган йоктырудан саклау».

Тагын 23 муниципаль хезмәтне цифрлы төргә күчергәннән соң, гомуми санның 74-80%-ы цифрлы булачак, дип өстәде Башкарма комитет башлыгы. «Әлегә барлык гражданнар да электрон хезмәтләрдән файдаланмый, әмма вакыт үтү белән алар артачак. Бу вакытны янга калдыра һәм артык элемтәләрдән саклый», – диде ул.

Россия Президенты кушуы буенча, 2022 елда барлык 133 социаль әһәмиятле хезмәт электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш, дип өстәде Г.Минһаҗева.
http://kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: