Шәһри Казан

35нче машина, елның иң көчле трансферы һәм Кыерлыдан квадроциклда: кемнәр кайда батыр калды?

Бу ялларда Россиянең төрле төбәкләрендә зур Сабантуйлар, ә Татарстанда авыл көннәре үтте.

Федераль масштабтагы иң зур бәйрәмнең берсе Мордва Республикасында үтте. Ләмбрә районының Аксюн авылында XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеның баш батыры булып Раил Нургалиев танылды. Хәлиткеч очрашуда ул Булат Мусинны җиңүгә иреште һәм Татарстан Республикасы Президенты бүләгенә – «Лада» машинасы ачкычларына ия булды. Моннан тыш, Раилгә тәкә һәм Сочи курортына ике атналык юллама бүләк ителгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул 35нче тапкыр машина отуын әйткән. Шунысын да әйтик, Булат Мусин быелгы Россия күләмендәге иң көчле Сабан туйларының баш батыры өчен өч тапкыр көрәште.

Бүген исә Екатеринбургта Свердловск өлкәсе Сабан туе үтте. Әлеге җирлектә бәйрәмне уздыру өчен Татарстан ягыннан Лаеш районы билгеләнгән иде. "ШК" хәбәрчесенә район җитәкчеләренең берсе Азат Нурмөхәммәтов белдергәнчә, Сабан туе бик көчле оештырылган һәм көчле узган. Милли көрәштә баш батыр булып исә Радик Сәлахов танылды. Сүз уңаеннан, Радик 1 июльдән Лаеш районында эшли башлаган. Аңлашыла ки, сезон арасында көрәштә дә бик көчле трансфер булган: Сәлахов Әлмәт командасыннан Лаеш командасына күчкән.

Реклама

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында исә Авыл көне узды. Биредәге бәйрәм дә көрәшчеләрне үзенә тартып тора. Авыр үлчәүдәге көрәшчеләрнең барысы да диярлек төрле төбәкләрдәге Сабан туена киткән иде, шунлыктан биредә урта үлчәүдәге көрәшчеләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге туды. Хәлиткеч көрәштә Илмир Төхвәтуллин белән Ренас Кәлимуллин очрашты. Илмир җиңде һәм квадроциклга ия булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: