Шәһри Казан

5 августтан Казан метросында йөрү бәясе кыйммәтләнә

Казан метросында йөрү кыйммәтләнә. Акчалата исәпләгәндә, билетның бәясе 35 сум тәшкил итәчәк.

ТР Премьер-министры Алексей Песошинның имзасы астындагы карар хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Реклама

Шул ук вакытта банк һәм транспорт карталары белән түләгәндә йөрү бәясе элеккечә калачак - 30 һәм 27 сум. Шулай ук йөрү билетларына тариф үзгәрмәячәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: метро
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: