Шәһри Казан

 60 ел бергә гомер иткән ир белән хатын бер көндә вафат булган

Зәйдә яшәгән Владимир һәм Нина Лобковлар 60 ел бергә яшәгәннәр һәм бер көнне үлгәннәр. Аларның кызы һәм улы, өч оныгы һәм өч оныкчыклары бар, дип хәбәр итә «Зәй Яңалыклары».

Хатыны вафат булганнан соң, берничә сәгать үткәч, гаилә башлыгы да мәңгегә күзләрен йома. 

Лобковлар 60 нчы еллар башында ук өйләнешә, Нина иреннән бераз өлкәнрәк була һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә Владимир автоагрегат заводында эретеп ябыштыручы булып эшли.

Реклама

Фото: «Новости Заинска»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: