Шәһри Казан

Абау! Ике яшьлек бала фатирда бикләнеп калган

Әлмәттә коткаручылар ике яшьлек бала бикләнеп калган фатирны ачканнар.

Коткаручыларга кичке сәгать тугызлар тирәсендә Зарипов проспектындагы йорт фатирында ишек ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Фатирны ике яшьлек кыз эчтән бикләп куйган. 

Реклама

Коткаручылар ишекне ачып, баланы ата-анасына тапшырган. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кызның ата-анасына көнкүреш иминлеге турында сөйләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: