Шәһри Казан

Актер Гаркалинны ИВЛга тоташтырганнар

Йөрәге белән дә проблемасы булганлыктан, хәле катлаулы диелгән иде.

67 яшьлек актер Валерий Гаркалинны хастаханәгә салулары турында хәбәр иткән идек. Аның үпкәләре 25-50 процентка зыян күргән. Йөрәге белән дә проблемасы булганлыктан, хәле катлаулы диелгән иде.

Кызганыч, ул эшли торган театрдан хәлләре мөшкел түгел дип хәбәр итсәләр дә, бүген Гаркалинның ИВЛга тоташтырылуы турында билгеле булды.

Реклама

Гаркалин «Ширли-Мырли», «Ландыш серебристый» фильмнарында, «Моя прекрасная няня», «Гуманоиды в Королеве» һәм башка сериалларда төшкән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: