Шәһри Казан

Акылга зәгыйфь ана 9 яшьлек кызын пычак белән кадап үтергән

Свердловск өлкәсендә олигофрения белән авыручы бер хатын 9 яшьлек кызын пычак белән кадап үтергән һәм булган хәлне яшерергә булган. Ул полициягә кызына билгесез ир-ат һөҗүм иткән, дип сөйләгән.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, бу фаҗига 26 октябрьдә Уфаның Шигири авылында булган. Хатын-кыз кызып китеп кызының йөрәгенә алты тапкыр пычак белән кадаган. Хатын-кыз инвалид һәм балачактан олигофрения (акылга зәгыйфьлек) белән интегә. Фаҗигадән соң әни кеше үзе полициягә шалтыраткан, өйгә сакаллы ир-ат бәреп керде һәм кызымны үтерде, дип белдергән. Полиция хезмәткәрләре кызны әнисе үтерүен ачыклый алган. Хатынны тоткарлаганнар. Ул үз гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Җинаять эше кузгатылган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: