Шәһри Казан

Алексей Морозов "Ак барс"ка ник кайтмый?

"Ак Барс" җитәкчелеге команданың элеккеге хоккейчысы Морозовка үзләрендә генераль менеджер вазифасын тәкъдим иткән. - Чыннан да, Татарстанга эшлекле сәфәр вакытында "Ак Барс" җитәкчелеге клуб белән хезмәттәшлекне башка вазифада яңартырга тәкъдим итте Әмма хәзер эш урынын алыштыру турында уйламыйм. Мондый карар кабул итәргә ашыкмыйм, - дигән Морозов "Р-Спорт" хәбәрчесенә. Ышаныч белдереп,...

"Ак Барс" җитәкчелеге команданың элеккеге хоккейчысы Морозовка үзләрендә генераль менеджер вазифасын тәкъдим иткән.

- Чыннан да, Татарстанга эшлекле сәфәр вакытында "Ак Барс" җитәкчелеге клуб белән хезмәттәшлекне башка вазифада яңартырга тәкъдим итте Әмма хәзер эш урынын алыштыру турында уйламыйм. Мондый карар кабул итәргә ашыкмыйм, - дигән Морозов "Р-Спорт" хәбәрчесенә.

Ышаныч белдереп, мондый вазифа тәкъдим иткәнгә спортчы куанган, әлбәттә:
- Минем спорт карьерамның иң ачык чоры бу клуб белән бәйле, мин аңа уңышлар гына телим. Әмма хәзер мин тулысынча яшьләр хоккеена бирелдем, Яшьләр хоккей лигасы плей-оффы кызган чак. Киләсе сезонга да әзерлек башланды, - дигән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: