Шәһри Казан

Алиментлар түләмәгән өчен - төрмәгә

Спас районында яшәүче бер ир берничә ел баласына алимент түләмәгән, бурычның гомуми суммасы – миллион сумнан артык. 2020 елда аны 10 айга төзәтү эшләренә хөкем итәләр,  эшкә урнашу мөмкинлеге бирү өчен бер елга сынау вакыты бирелә.

Әмма ир элеккечә үк алимент түләүдән качуын дәвам итә, ә эшкә урнашу турында уйлап та карамый. Ул чакта 2021 елның көзендә аны янә шундый ук төзәтү эшләренә хөкем итәләр.
Бу юлы да ул хәтта эшкә дә чыкмаган, шуңа күрә өченче тапкыр Спас район суды хокук бозучыга 5 айга колония-поселениедә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләү турында карар кабул иткән. Бурычлы ир хөкем карарын артык кырыс дип тапкан һәм Татарстан Югары Судына апелляция биргән. Әмма анда хөкем карарын үзгәрешсез калдырганнар.
Колония-поселениедә ир-атның эшли башларга һәм алиментлар күчерергә мөмкинлеге булачак. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: