Реклама
"Россия курортларына Төркия һәм Мисырда ял итү өчен күпләрне җәлеп итә торган "барысы да кертелгән" ("все включено") системасын безнең курортларга да кертергә кирәк", - дигән тәкъдим белән чыкты Ростуризм башлыгы Олег Сафонов "Российской газета"га биргән әңгәмәсендә.
- Кырым климатик шартлары белән Төркиягә бик тә охшаган. Әлеге ярымутрау "all inclusive" системасы белән хәзергегә караганда ике тапкыр артык - 10 миллионга кадәр туристны кабул итәргә мөмкин, - ди ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз