Шәһри Казан

Алла сакласын! 15нче кат тәрәзәсеннән бала егылып төшеп үлгән

Уфада биш яшьлек кыз бала 15нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интерфакс хәбәр итүенчә, фаҗига җомга көнне көндез шәһәрнең Елга яры буе урамындагы  25нче йортта булган.

Реклама

Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әти-әнисе өйдән беразга гына чыккан булган. Бу вакыт эчендә кыз тәрәзә төбенә менә һәм тәрәзәдән егылып төшә. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлгән.

Тикшерү-оператив төркем бәхетсезлек очрагы шартларын билгели.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: