Шәһри Казан

Алла сакласын! Биш кешелек гаиләне суеп чыккан

Җинаятьче сөйгәненең күченеп китүе өчен шул рәвешле аның гаиләсеннән үч алган.

Хакасиянең Джирим авылында биш кешене үтерү факты буенча кайбер нечкәлекләр билгеле булды. Элек хөкем ителгән җинаятьче сөйгәненең күченеп киткәне өчен шул рәвешле хатынның гаиләсеннән үч алган.

LIFE SHOT Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, кулга алынганнан соң ир-ат поселокта яшәүче хатынга гашыйк булуы турында сөйләгән, ләкин ул күченеп киткән икән. Ир-ат сүзләренчә, ул сөйгәне гаиләсенә килеп, үчен алган, аның барлык якыннарын үтереп чыккан.

4 август көнне Хакасиянең Ширинский районы Джирим авылында 58 яшьлек ир-ат, аның 56 яшьлек хатыны, шулай ук аларның 20 яшьлек уллары, 7 яшьлек оныклары һәм гаилә башлыгының игезәк энесе үле килеш табылган. Мәрхүмнәрнең тәннәрендә суелган эзләр табылган.

Реклама

Үтерүдә шикләнелү буенча бер ай элек төрмәдән чыккан 36 яшьлек җирле кеше тоткарланган, ул моңарчы 18 ел төрмәдә утырып чыккан. 2004 елда ул бер хатын-кызны суйган, ә тагын берсен мунчада яндырып үтергән. 18 ел кырыс режимлы колониядә утырып чыккач, ир-ат туган авылына кайткан, ләкин полиция дә, җирле администрация дә бу хакта белмәгән.
+18
 

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: