Шәһри Казан

Алла сакласын! Яңа туган баланы этләр өзгәләп ташлаган

Һиндстанның Панипат шәһәрендә яңа туган бала сукбай этләрнең корбаны булган.

Хайваннар аны хастаханәдән алып чыгып тереләй өзгәләп бетергән.
Йөкле хатынны җирле хастаханәгә китергәннәр, баласын ул шул ук көнне тапкан. Бала тапканда анда аның ире дә булган. Соңрак хатынны гомуми палатага күчерәләр. Хастаханәнең беренче катында аның белән ире, каенанасы һәм апасы була.

Реклама

Төнлә алар йокларга ята: барысы да, яшь анадан башка, идәнгә урнаша. Яңа туган бала да алар яныда була. Төнлә өлкәннәрнең берсе уянып, баланың югалганын ачыклый. Бөтен хастаханә буйлап эзләсәләр дә, табылмый. Малайны урамда, бер сукбай этнең авызында килеш табып алалар. Баланы этләр хастаханә палатасыннан ук алып чыкканнар. Табибларга сабыйның үлемен генә расларга туры килә. Зыян күрүче гаилә сүзләренчә, медицина учреждениесендә куркынычсызлык тәэмин ителми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: