Шәһри Казан

Анатолий Фомин вазыйфасыннан киткәч нишләячәген әйтте

Бүгенгә кадәр Татарстан Иҗтимагый палатасын җитәкләгән, хәзер эшен Зилә Вәлиевага тапшырган Анатолий Фомин нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте.

"Минем инде яшем дә бара. Карарга кирәк. Фән белән шөгыльләнү теләгем бар", - диде А.Фомин журналистлар белән аралашу вакытында.
Билгеле булганча, Анатолий Фомин карьерасы башында инженер булып эшләгән. Тарих фәннәре кандидаты.
 2000-2012 елларда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, 2013 елдан Иҗтимагый палата җитәкчесе булып эшләде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: