Шәһри Казан

"Аның үч алу хыялы бар": элеккеге полицейский хатынын һәм кечкенә балаларының җәфалаган

Уфада яшәүче 35 яшьлек Анна полиция хезмәткәре булып эшләгән ире Умар Татриев тарафыннан 9 ел дәвамында кыен күреп яшәгән. Пар социаль челтәрләр аша таныша. Хатын берничә тапкыр полициягә кыйнау турында гариза язган, ләкин бернинди чара да күрелмәгән.

Ничә ел ире тарафыннан кыйналып яшәгән хатынны һәм аның балаларын хәзер Тикшерү комитеты хезмәткәрләре саклый. Умар 16 октябрьгә кадәр изоляторга җибәрелгән.

Умарның адвокаты сүзләренчә, Анна гаммәви мәгълүмат чараларына һәм тикшерүчеләргә дөрес булмаган фактлар турында сөйләгән. Әйтик, аның сүзләренчә, ир белән хатын вузда укыган вакытта танышкан, ире Аннаны балалар белән өйдән куып чыгармаган - хатын балаларын үзе алып чыгып киткән (элекке полицейский хәтта улларын эзләүгә игълан иткән).

"Умар һәм Анна 10 елдан артык бергә яшәгәннәр. Аларның ике улы бар. Ләкин, 2022 елның башында, Умар һәм Анна аерылырга булган. Алар арасында еш кына көнкүреш сораулар буенча бәхәс чыккан. Ингушетиядән Умарның әтисе килеп, аларны татулаштырырга тырышкан, ләкин уе барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, Анна март аенда балаларны алып, өйдән чыгып китә. Ә үзе иренә карата шикаять яза, — дигән Умарның юристы Рәсим Гарифуллин.

Реклама

Умарның сүзләренә караганда, ул беркайчан да хатынына һәм балаларына кул күтәрмәгән, ә хатынының гаепләүләре, аерылышканнан соң балаларны үзенә алып калу теләге белән бәйле. Ингушетия традициясе буенча балалар иренең туганнары белән кала, Анна моның белән риза түгел. 

"Аңа карата гражданлык эше кысаларында психиатрия экспертизасы билгеләнергә мөмкин. Белгечләр аңа карата экспертиза үткәрә алмый, чөнки аны күзәтү өчен стационар экспертиза кирәк. Анна әлеге экспертизадан бик курка. Шуңа күрә Умарга карата гаепләү ташлый, — дип саный Умарның яклаучысы.

 Анна журналистлар белән аралашудан баш тарткан, бары "Умарның адвокаты теләсә нәрсә әйтә ала, шуңа күрә ул адвокат та"дип кенә өстәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: