Реклама
Янгын төнге сәгать 3тә Яшел Үзәннең Татарстан урамындагы 24нче йортында чыккан.
Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, фатир хуҗабикәсе янгын сүндерүчеләр килгәнче фатирдан чыгып өлгергән. Өченче һәм дүртенче кат тәрәзәләреннән кара төтен агылган. Янгын сүндерүчеләр дүртенче каттан ике хатынны алып чыккан.
Янгын нәтиҗәсендә фатирның аш бүлмәсендәге җиһазлар янып беткән. Янгын чыгуның төп сәбәбе – аш бүлмәсендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз