Шәһри Казан

Ашыгыч ярдәм фельдшерына пычак белән кадаганнар

Чаллы шәһәре янында урнашкан ГЭС бистәсендәге бер фатирда ашыгыч ярдәм фельдшерына исерек хатын пычак белән һөҗүм иткән.

5 айлык балага ярдәм итәргә килгән табибларны исерек ир белән бер хатын каршы алган. Үзен баланың апасы дип белдергән хатын, фельдшер аркасына пычак кадаган. Бу очрактан соң башка фельдшерлар подьездга чыгып, хәлне сменадагы өлкән табибка хәбәр иткән. Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре һәм ике бригада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылган.

Реклама

Хәзерге вакытта фельдшер тормышына куркыныч янамый, ул хирургия бүлегендә ята. Ә балага инфекцион хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: