Шәһри Казан

Автойөрешне оештыручылар: “Максатыбыз – сыйфатлы шәхси йортларны популярлаштыру"

10-16 июль көннәрендә “Аз катлы Россия” дигән бөтенроссия автойөреше узачак. Чараны Татарстанның “Шәхси торак төзелешен үстерү һәм популярлаштыру үзәге” коммерцияле булмаган оешмасы уздыра. Автойөрешнең максаты – сыйфатлы шәхси йортларны популярлаштыру.

Маршрут илнең җиде шәһәре аша уза. Старт 11 июль көнне Чилбәбедә бирелә. 13 июльдә ул казанга килеп җитә. Финал Мәскәүдә була. Автойрештә илнең иң эре 50 компаниясе катнашыр дип көтелә. Чараның амбассадоры исә – катнаш көрәш буенча спорт остасы, UFCның беренче Россия чемпионы, киноактер Олег Тактаров.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин билгеләп узганча, республикада сыйфатлы һәм уңайлы торак төзелеше өчен зур тәҗрибә булдырылган. Узган ел Татарстанда 3 миллион 11 мең квадрат метр торак сафка бастырылган һәм аның өчтән ике өлеше, ягъни 2 миллионнан артыграгы шәхси йортларга туры килә. Быел 2 миллион 750 мең квадрат метр торак төзеп тапшырырбыз дип ниятләп торабыз, аның 1 миллион 913 меңе инде төзеп тапшырылды, диде спикер матбугат очрашуында.  

Реклама

Шәхси торак төзүчеләр берлеге президенты Рамил Усманов автойөрешнең беренче максаты итеп төзелеш буенча илдәге иң яхшы проектларны өйрәнүне атый. Аның әйтүенчә, һәр шәһәрдә үзенчәлекле үрнәк төзелеш проектлары алып барыла. Чарада катнашучылар шулай ук төзелеш материаллары җитештерә торган заводлар белән дә танышачаклар. Мәскәүдә исә төрле технологияләр белән төзелгән йортларның күргәзмәсен күрә алачаклар. Икенче максатыбыз хезмәттәшләр белән берләшеп, тәҗрибә уртаклашып, тагын да сыйфатлы итеп эшләү, диде Рамил Усманов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: