Шәһри Казан

Айгөл Бариева Линарны төштә күргән: "Елый-елый уяндым..."

Җырчы Айгөл Бариева төшендә ирен Линарны күргән. Бу хакта Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды. Бу төшне укыганда, каз тәннәре чыга. Сез дә укыгыз әле...

“Ниһаять, ниһаять, төшемә кердең. Нәкъ шушы фотодагы кебек күрдем. Бик матур, күтәренке кәефтә һәм ап-ак киемнән. Мондагы кебек ак күлмәктән һәм ак чалбардан.

Балалар белән түгәрәк өстәл артында ашап утырабыз. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясың. Мин шок хәлендә “Линааар” дип кычкырып сине кочаклап алдым. Бик каты кочаклаштык. Әле дә җылыңны тоям. Төштә елыйм, “китмә” дип ялварам, кысып кочаклыйм сине...

Ә син минем белән салмак кына биегәндәй, елмая-елмая колагыма “Бар да яхшы! Кирәк! Китәргә кирәк! Мин анда шундый шәп идея уйладым” дип пышылдыйсың. 

Реклама

Мин елый-елый уяндым. Якын кешемне тере килеш күргәч, шундый рәхәт булып китте. Сине төштә күрергә бик теләдем... Нинди идея уйладың икән син, бәгърем? 

Аллаһыма шөкер, күрдем. Бәхетле итеп күрдем. Рәхәт аңа анда. Күрдем. Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп. Урыны оҗмахта булсын, Рухы шат булсын. Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым, Әмин”, - дип язган Айгөл.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (5)
Осталось символов:
  • 11 август 2022 - 09:41
    Без имени
    Ээх, тошлэргэ дэ керми бит, жаныыым😭
  • 2 август 2022 - 22:59
    Без имени
    Айгуль.Корбан.чалдынгме.Ленарнын.Рухе..шат.булсын.урне.Фирдауз.Жаннатдаа.булсын.Ул.сендан.риза.АМИИИИИЙН!!!Имам.Хажы.Домир.
  • 2 август 2022 - 21:58
    Без имени
    Мин дэ шулай армиядэн улымны жирлэгэч шундый матур тош курган идем.Балакаемны кысып кочаклап уяндым.Анын жылысын тойдым.Ул да шулай бэхетле,каядыр ашыгааиде.Бугенгедэй исемдэ
  • 2 август 2022 - 19:04
    Без имени
    Айгөл җаным! Мин дә тормыш иптәшемне югалттым.Минем төшемдә дә сезнеке кебек матур килеш кайтты и кысып кысып кочаклаштык.Урыннары җәннәтләрдә булсын! Хәер догаларын калдырып риза бәхил булсыннар. Укыган догаларыбыз кабул булсын иншәә әәмииин!!!
  • 2 август 2022 - 16:15
    Без имени
    Урыны ожмахта жяннят эчендэ булсын,Айголь матурым сезгэ дэ ходаем сабырлык бирсен,бигеряк жяяяял ,ни хялляр итясен гомер дяфтяренэ шулай язылнан курясен. Ана догалар гына киряк шул хазер,рухы шат булыр укыгыз,укытыгыз..🙏🙏🙏