Шәһри Казан

Айгөл Бариева: "Озак уйладым, яшермим..."

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева ире Линарга багышлап концерт куярга планлаштыра.

“Рәхмәт, тормышымда булган өчен...” дип исемләнгән концерт Линарның туган көнендә – 14 декабрьдә булачак. 

“Озак уйладым... Яшермим... Ләкин мин моны эшләргә тиеш дип карар кылдым. Аллаһка тапшырып. Нәкъ менә аның туган көнендә. Бу кичәдә барыгызны да көтеп калабыз. Яныбызда булганнарга һәм безнең арабыздан киткәннәргә рәхмәтле булып очрашырга язсын, дусларым”, - дип язган Айгөл.

Реклама

Айгөлгә уңышлар, көч, сабырлык һәм илһам чыганагы телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: