Шәһри Казан

Айгөл Нәбиуллина белән күңелсез хәл булган

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “BEZ” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина аяк бармагын сындырган. 

“Өйдә карават аягына ялгыш бәрелеп, аяктагы бармагымны сындырдым. Спорт залында сынса, бер хәл иде. Ничә ай инде кулым авырткан килеш спорт залында шөгыльләндем. Хәзер теләсәм дә, теләмәсәм дә, бара алмаячакмын. Гипс куйдырмадым, чөнки Актанышта Фарсель абый Зыятдиновны искә алу кичәсенә барасым бар”, - диде Айгөл.
 
Айгөлнең тиз арада сәламәтләнүен телибез.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: