Шәһри Казан

Айсылу Габдинова журналист булырга уйлаган

Җырчы инстаграм сәхифәсендә үзе турында кызыклы фактлар язган.

"Сезнең минем турында белеп бетермәгән кайбер фактлар:
1. Беркайчан да диеталарда, дөрес туклануда да утырмадым.
2. Русча рок тыңлыйм.
3. Балачактан ук балалар җырларын түгел, ә опера арияләрен җырладым.
4. "Татар кызы" конкурсында җиңдем.
5. 12 яшькә кадәр "р" хәрефен әйтә алмадым, аннан башка җырчы булмаячагымны аңлап, журналистика фаукльтетына укырга керергә һәм журналист булырга уйладым.
6. Гаиләдә без 3 бала, төпчек бала белән аермабыз 12 яшь. 
7. Опера театрына гына йөрим. 
8. Һәрвакыт шпагатка утыра алам. 
9. Кулинария белән "син". 
10. Язын һәм җәен көн саен җәяүләп 10 км юл үтәм.
11. Мәктәптә физиканы яратмадым, рус теле һәм әдәбиятны яраттым (хәтта олимпиадаларда катнаштым). 
Сезне нинди факт гаҗәпләндерде?" дип язган ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 гыйнвар 2022 - 10:58
    Без имени
    Жияу кондэ 10 км юл уткэч син бер жирдэ эшлэмисен дигэн суз,бу юлны утэргэ куп вакыт кирэк,бу дореслеккэ туры килми