Шәһри Казан
16+

Балалар өчен татар телендә «Шаян» каналы эшли башлый

Бүген “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларга татар телендә тәүлек дәвамында эфирга чыгучы “Шаян” балалар каналын тәкъдим итте.

Моңарчы, 17 гыйнвар көнне, канал эшчәнлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Республика җитәкчесе аны югары бәяләнгән иде.

Беренче февральдән “Шаян”ның кайбер тапшырулары “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-планета” каналларында эфирга чыгачак. Илшат Әминов сүзләренчә, бер елдан соң ул мөстәкыйль канал буларак эшләячәк.

Реклама

 Каналда егермеләп оригиналь программалар, татар телендә нәфис, фәнни-популяр фильмнар, мультфильмнар күрсәтәчәкләр. Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк.

Балалар редекциясе «Болгар» радиосы бинасында эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 гыйнвар 2018 - 05:53
    Без имени
    Бик яхшы булган бу!