Шәһри Казан

Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека тәртибе үзгәрде

Балалы гаиләләр өчен льготалы 6 процентлы кредит ставкасы ипотеканың бөтен срогы дәвамында булачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хакта карарны имзалаган.

Бу турыда "Известия"гә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

Хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен 6 процент ставкалы ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар. Ике балалы гаиләләр өчен ташлама срогы өч ел дәвам итә. Өченче бала тапкан очракта, әлеге срок биш елга кадәр арта иде.

Реклама

2018 елның 1 гыйнварында эшли башлаган программага ихтыяҗ бик зур түгел. Россия Хөкүмәте программага төзәтмәләр кертү ташламалы ипотекага ихтыяҗны арттырачак дип ышана.  ДОМ.РФ дәүләт компаниясе бәяләмәсе буенча, моннан соң әлеге ипотеканы файдаланучылар саны бермә-бер артачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: