Шәһри Казан

Баланы чәчләреннән өстерәп йөргән шәфкать туташы эшеннән алынган

Бер баланы чәчләреннән өстерәп йөргән Новосибирсктагы туберкулез хастаханәсендә эшләгән шәфкать туташын эшеннән алганнар. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Элегрәк социаль челтәрләрдә Новосибирскта яшәүче шәфкать туташы кечкенә баланы чәчләреннән сөйрәп караватка ыргыткан видео пәйда булган иде. Аның авторы белдерүенчә, бу хатынның әлеге гамәле беренче тапкыр гына түгел. Россия Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының "Балигъ булмаганнарны күзәтүне башкарырга тиешле медицина оешмасы хезмәткәре бурычларын тиешенчә үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Шәфкать туташы, үз чиратында, аңлату язуында баш табибка кызны чәченнән эләктереп алуы турында язган, имештер, бала таелып киткән һәм медик аны тотып калырга теләгән.

6 ноябрьдә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Надежда Болтенко белән бергә комиссия Мочище медицина учреждениесенә, балалар туберкулез хастаханәсенә барган.

Реклама

"Эшнең ничек оештырылуын карадык, гаугалы хәл сәбәпчесе булган медицина хезмәткәре белән әңгәмә үткәрдек", - дигән төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы, бу уңайдан бөтен мәгълүмат Тикшерү комитетына һәм прокуратурага, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән, дип тә өстәгән ул. 6 ноябрьдә шәфкать туташы эшеннән алынган.

Төбәк башлыгы Андрей Травников киңәшмә барышында комиссиягә шәфкать туташының гамәлләрен генә түгел, ә хастаханәдә эшнең оештырылуын да тикшерергә кушты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бала
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2020 - 08:19
    Без имени
    Засудить и посадить,чтобы всем повадно было.
  • 9 ноябрь 2020 - 12:32
    Без имени
    Бэреп утерергэ кирэк ул хатынны!